Җәлил ансамбльләре фестиваль лауреатлары булдылар
Хәбәрләр

Җәлил ансамбльләре фестиваль лауреатлары булдылар

Март ахырында Бөгелмә шәһәрендә “Бөгелмә - Мәскәү транзит” дип исемләнгән IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале булды.

Анда катнашып, Җәлил бистәсенең М.Йөзлебаев исемендәге музыка мәктәбендә Ландыш Нуретдинова җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Кәеф” татар вокаль ансамбле – II, Яна Гурешидзенең «Йолдызларга юл” (“Дорога к звездам”) халык студиясененең "Заклепки" вокаль ансамбле III дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.

Фото :https://vk.com/djalil_novosti төркеменнән алынды.


Нет комментариев