САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Консервлау өчен банка көне

Бу гадәти булмаган көнне бәйрәм диеп белгән кешеләр бар микән?

Банка гына диеп карасак та, кыш буе консервланган тәмле ризыклардан сыйлануы үзе бер рәхәт. Ул банка дигәне кайчак дефицит товар да булып куя бит, чөнки күчтәнәчкә дә бирәсең — аннан әйләнеп кайтмый, җәй җитсә, юллап йөрисең, кабат сатып алырга да туры килгәли. Банкасы да проблема түгел, җиләк-җимешенең дә мулдан булуы мөһим. Кемдер консервланган ризыкны гомумән ашамый, кемдер сатып кына ала, ә кемнеңдер банка ябарга да вакыты юк. Бу очракта лаеклы ялда булган әниләр, әбиләр ярдәмгә килә. Студентларның исә бу иң яраткан банкаларыдыр. Шулай итеп, хөрмәтле дуслар, банкаларның да кадере бар, уңышлар мулдан булып, җәйнең җимешләрен көтеп, сыйланып кына торасы кала.

 

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев