САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә Саминаны каршы алырга әтисе ерактан кайткан

Бүген Сарман бала тудыру йортында тантаналы вакыйга булды.

Агымдагы елның 8 июнендә дөньяга тәүге авазын салган нәни кызны тәбрикләргә район, хастаханә җитәкчелеге дә килгәннәр иде. Кечкенә Саминаны каршы алырга әтисе Илназ махсус хәрби операциядән үк кайткан. Ул бигрәк тә сөенә.
- Улыбыз Самирга дүрт яшь тулды. Менә хәзер, Аллаһка шөкер, кызыбызны көтеп алдык. Исән-сау үстерергә язсын иде, - диде гаилә башлыгы.
Илназ һәм Румия Галиуллиннарның шатлыгын район башлыгы Фәрит Хөснуллин уртаклашты, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, Сарман чәкчәге, бүләк тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлары Советы рәисе Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, баш табиб урынбасары Рамил Галиев, әби-бабайлары, туганнары да кечкенә Саминага сәламәтлек, тигез канат астында бәхетле сабый булып үсүен теләделәр. Ә табиблар яшь гаиләне кабат көтүләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев