Кәшербашы авылы гаиләре турындагы китапны тәкъдир иттеләр
Бүген Иске Кәшер авылы мәдәният йортында Гөлгенә Хәбибуллинаның «Кәшербашы – күксәскә» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.
Авторның әйтүенә караганда, китапта Кәшербаш авылының гаиләләр тарихы сурәтләнә, кайбер гаиләләрнең хәтта 13 буынга тикле булган тарихы турында мәгълүматлар бирелә. Авылда булган истәлекле вакыйгалар, мәктәп коллективы, туй һәм башка фотолар да автор игътибарыннан читтә калмый.
Кичәдә Кәшербашы һәм Иске Кәшер авылы халкы, китапны туплауга, эшләүгә зур өлеш кертүчеләр, аның иҗатын үз итүчеләр катнашты. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре аны нәфис сүз һәм матур җырлар белән аралаштырып алып бардылар.
Шушы көннәрдә Гөлгенә Хәбибуллина үзенең гомер бәйрәмен дә билгеләп үтте. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, Иске Кәшер авылы мәктәбе коллективы, якыннары, дуслары, авылдашлары тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
Китап тәкъдир итү кичәсе турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев