САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Минзәләбаш «беренчеләр»е «Әлифба»ны укып бетерделәр

Кичә Иске Минзәләбаш мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре — «Әлифба» бәйрәме булды.

Әлифба бәйрәме — кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Бу балалар тормышында бик зур вакыйга, чөнки алар —укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле, ярдәмчел булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, ирешкән уңышларына шатланырга өйрәнделәр. Балалар бәйрәм барышында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм мавыктыргыч һәм дустанә атмосферада үтте.

Әлифба белән саубуллашу бәйрәме — яңа белемнәргә юлның онытылмаслык башы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев