САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшердә «Кәҗә һәм бүре»не сәхнәләштерделәр

-

Иске Кәшер авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сәхнә» халык театры балалар белән берлектә күптән түгел Рафис Корбанның пьесасы буенча эшләнгән «Кәҗә һәм бүре» әкият- спектаклен куйды. Рольләрне Иске Кәшер театр-клуб берләшмәсенә йөрүче балалар уйнадылар. Бәтиләр ролендә Марсель Дәүләтбаев, Айгөл Шәймәрданова, Ранис Рәшитов катнаштылар. Аю ролен — Айзат Мәҗидуллин, бүре ролен Гөлчәчәк Сөләйманова башкардылар, әни-кәҗә ролендә Элина Дәүләтбаева уйнады. Соңыннан Кыш бабай (Минһаҗев Рөстәм, халык театры артисты) балаларга бүләкләр таратты.

Авыл җирлеге башлыгы исеменнән башкарма комитет секретаре Ләйсәнә Баhманова яшь артистларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде, халык театры режиссёры Илфира Заһит кызы өйрәткән сәхнә серләре киләчәктә дә үзләренә файдалы булуын әйтте. Ул балаларга һөнәрләрен ташламауларын, сәхнәдә яңадан-яңа спектакльләр куюларын теләде.

Театр артистлары исеменнән Раушания Шәймәрданова балаларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Спектакльнең ошаганын, балаларның оста, каушамыйча уйнауларын искәртте. Ата-аналар балалар катнашында узган спектакль-чараларга укытучыларның килүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев