САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшер мәктәбе укучыларын яшьармиячеләр сафларына кабул иттеләр

-

Февраль аенда уздырыла торган хәрби-патриотик айлыкта Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларын яшьармиячеләр сафларына кабул итү традициягә әйләнеп китте. Быел да 12 укучы Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның изге хәтерен сакларга, Россиянең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга сүз бирделәр. Әфганстанда үзенең хәрби бурычын намус белән башкарган Айдар Харисов катнашуы бу чараны тагын да күркәм итте. Отряд укучыларына ул үз куллары белән «Яшь армия» флагын тапшырды һәм туган илнең тугры гражданнары булырга өндәде.

Тантана хәрәкәтнең гимнын җырлау белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев