Җирлек башлыгы спортчы кызларны бүләкләде
Хәбәрләр

Җирлек башлыгы спортчы кызларны бүләкләде

Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов «Айтуган» волейбол командасы кызларына бүген Раштуа бүләкләре тапшырды.

- Керәшеннәр башкаласы Зәйдә чыгыш ясап, сез үзара дуслык җепләрен ныгыттыгыз. Җиңү яулап, авылның, районның данын күтәрдегез. Елны уңышлы башладыгыз, алга таба да сынатмагыз, җиңүле уеннар телим, - диде ул.


Нет комментариев