САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Языл да 100 мең от!

2024 елның 2 нче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә.

 Шул уңайдан «ТАТМЕДИА» җәмгыяте вакытлы матбугатка язылучылар арасында «Газетага язылган өчен — 100 мең сум, телевизор һәм башка призлар!» дигән акция игълан итте һәм абунәчеләр өчен телевизор, газон чапкыч, электр иттарткычы, вертикаль тузан суырткыч, җиләк-җимеш киптергеч, үтүк, тонометр, электр шөреп боргыч һәм башка призлар әзерләде. Төп приз — 100 мең сум!
Акция агымдагы елның 1 апреленнән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Язылу кампаниясе 25 июньгә кадәр дәвам итә. Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә. Призлар 15 августта "ТАТМЕДИА«ның баш бүлекчәсендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) бер этапта уйнатыла. Нәтиҗәләр 16 августтан да калмыйча www. tatmedia. ru сайтында бастырылачак. Призлар 22 августтан да калмыйча тапшырылачак.
Акциядә катнашу шартлары түбәндәгечә: моның өчен 2024 елның 2 нче яртыеллыгы өчен почта аша яки редакциядә, яисә Интернет аша «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче кимендә ике басмага язылырга кирәк. Моңа «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталары да керә. Аларга кимендә алты айга язылу зарур. Квитанция күчермәләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт яки podpiska@tatmedia. ru адреслары аша җибәрергә кирәк. «Акция» тамгасын һәм язылучының исем-фамилиясен, районын, телефон номерын күрсәтергә онытмагыз.
Акциядә катнашучы басмалар исемлеге һәм акциянең тулы шартлары белән tatmedia. ru сайтында таныша аласыз.

Хөрмәтле райондашлар! «ТАТМЕДИА» басмаларына, шул исәптән «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына язылып, скутер һәм башка кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев