САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Язекәүдә иң оста балыкчылар ярышты

Бүген Язекәү буасында кышкы балык тоту буенча ярышлар оештырылды. Анда 24 кеше катнашты.

Аларга ике сәгать вакыт бирелде. Шуннан соң ярышларга нәтиҗә ясалды. Ир-атлар арасында гомуми авырлык белән алганда иң күп балык тотучы — Ләке авылыннан Виктор Романов, хатын-кызлар арасында Яр Чаллыдан килгән Гөлшат Минһаҗева булдылар. Аның кызы Зәринә ярышларның иң яшь катнашучы булып танылды. «Иң өлкән» балыкчы исеменә Сарманнан Рәйхан Ибраһимов лаек булды. Күтәмәле авылыннан Раян Әхмәтбаев чираттагы ел рәттән иң кечкенә балыкны тотты. Иң зур балык тоту бәхетенә Сарманнан Эльвар Маликов иреште.
Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев бүләкләделәр. Ахырдан барысы тәмле пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев