Яшьләр бүлеге начальнигы бәйрәм белән котлады
Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов бүген Үзәк ял паркында “Татарстанда җәй” кысаларында узган чарада Физкультурачылар көне уңаеннан бәйрәм сәламнәре җиткерде.
Ул сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт белән шөгыльләнгән һәркемгә уңышлар теләде һәм өлкәдә аеруча нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләргә, спортчы кызларга һәм егетләргә бүлекнең Мактау грамотасын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев