САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшел аждаһа белән ничек дуслашырга?

Һәр елны Яңа елдан күңел могҗиза көтә, һәркем аның узган елгысыннан тагы да матуррак, уңышлырак һәм бәхетлерәк булуын тели.

Бәйрәм рухы.

Шуңа күрә Яңа ел күпләр бөтен шартына туры китереп каршыларга тырыша. Шулай итеп, бәйрәм алдыннан нәрсәләрне истә тотарга кирәк һәм аждаһага ничек ярарга соң? 

Аждаһаны ничек каршыларга!?

2024 ел — көнчыгыш календаре буенча аждаһа елы һәм ул власть, көч, намуслылык, уңыш символы булып тора. Ләкин аның да төрлесе була, әйтик, яшел аждаһа елы, ак, кызыл, кара, сары. Ә быелгы ел — агач аждаһа елы. Традиция буенча, Кытайда аждаһа елына акча салынган кызыл конверт бүләк итәләр. Шулай ук уңыш билгесе булган җиләк-җимеш, чәчәк, тәм-том бүләк итәргә дә мөмкин. Ә менә апельсин ярамый, чөнки ул аерылышу билгесе булып тора. Төсләргә килгәндә, алтын, соры-ак, көмеш төсләр уңыш алып килә, дип санала, шуңа күрә кием һәм аксессуарлар нәкъ менә шушы төсләрдә булырга тиеш. Ә тукымалардан атлас, ефәк, парча яки гадирәкне сайларга була. Әйтик, җитен, йон, киҗе-мамык тукыма. 

Өйне ничек бизәргә?

Декор да ачык төстә булырга тиеш. Бизәк буларак мишура, гирлянда, декоратив фонариклар кулланырга була. Төсләрдән кызыл, яшел, алтынсу төсләрне аралаштырырга мөмкин. Декоратив элементлардан агач эшләнмәләр булса яхшы. Кытай мәдәнияте буенча агач — белем, иҗат һәм үсеш символы. Декор сыйфатында агач савыт-саба, статуэтка, чыршы уенчыклары сатып алырга була. Әлбәттә, аждаһа үз елында үз рәсеме төшкән яки үзе рәвешендәге элементларны күрергә тели. Болар статуэтка, рәсемле савыт-саба, салфетка, шәм савыты яки башкалар булырга мөмкин.
Аждаһа елының девизы — ут, яктылык аз булмый. Гирляндалар, аерым лампочкалар, шәмнәр — болар барысы да урынлы.

Нәрсә бүләк итәргә?!

Аждаһа фигуралары, яшел төстәге кыйммәтле ташлар һәм минераллар, әйтик, иминлек һәм уңыш симолы булган нефрит, тере яшел үсемлекләр, яшел төстәге кием, тесктиль, аксессуарлар. Ә менә ут белән бәйле әйберләр, мәсәлән, зажигалка, шәмнәр, бүләк итү ярамый. Сәгать, кошелек, кайчы, пычак, кылыч, перчатка, бияләй, зонт, көзге, санлы предметлар, яшел баш киеме киңәш ителми. 

Кайда каршыларга?
Шау-шулы һәм игътибар ярата торган җан иясе. Ул шулай ук гаилә һәм дусларча мөнәсәбәтне тиешенчә бәяли. Шуңа күрә Яңа елны туганнар һәм дуслар белән каршылау яхшы. Өйдә дә, кафе кебек урыннарда да ярый.

Аждаһа елы сынамышлары!
Әҗәтләрне түләү, Яңа елга алып кермәү яхшы. Үпкәләрне онытырга, кемне булса да үпкәләткән булсаң, гафу үтенергә һәм гафу итәргә кирәк. Нинди генә ел килмәсен, өйдә генераль җыештыру үткәрү дә киңәш ителә. Тузан гына сөртеп калмаска, бөтен почмакларны яхшылап себерергә, артык әйберләрдән арынырга кирәк.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев