САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллы-Сарман юлын төзекләндерәләр

Районда социаль объектлар төзү-төзекләндерү белән беррәттән, юллар төзелешенә дә зур әһәмият бирелә.

Бу уңайдан “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында быел районда 165 миллион сумлык эшләр планлаштырыла. Региональ әһәмияткә ия Яр Чаллы – Сарман, Җәлил – Сарман юллары өлешчә төзекләндереләчәк. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм ясалма өслек җәю юнәлешенә 130 миллионга якын акча каралган. “Региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны, үлчәү контроле һәм ясалма яктырту мәйданчыкларын тоту” программасы нигезендә юл төзелеше һәм ремонты өчен районда агымдагы елга 183 миллионга якын акча бүленгән. Шуларның күбесе – 150 миллионнан артыгы автомобиль юлларын карап торуга юнәлтеләчәк. Бүгенге көндә эшләр башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев