САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын куркынычсызлыгын космостан да, җирдән дә күзәтәләр

Быел республика, шул исәптән район урманнарында янгыннар, ут кабынып китү очраклары булмаган.

Бу атнада Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифинг республика урманнарында янгын куркынычсызлыгы сезонының барышына багышланды.

Быел урманнарда янгын куркынычлылыгы сезоны 25 апрельдән ачылды һәм гражданнарның, транспортның урманга керүләрен чикләү турында тиешле карарлар чыгарылды. Яз һәм җәй яңгырлы булулары һәм җылылары белән сөендерде. Ә соңгы вакытларда аңа корылык та өстәлде. Шунлыктан, 9 августтан 21 августка кадәр гражданнарның урманда булу вакытлары һәм аларга транспортның керүе икенче тапкыр чикләнде. Урман җирләрендә чикләү турындагы билгеләр куелды. Урманнарда бүгенге көндә дә югары класслы янгын куркынычлылыгы саклана. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан алып, быелның 16 августына республикада урманнар белән чиктәш территорияләрдә 407 термик нокта һәм 281 ут кабынып китү очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада янгын куркынычлылыгы халәтенә космик, авиация һәм җирдән торып мониторинг үткәрелә. Авиация патрульлегенең билгеләнгән өч маршрутының берсе безнең район аша да үтә.
Республикада урманнарны янгыннарга каршы үзгәртеп кору буенча чаралар комплексы да үткәрелә. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, юллар төзү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен билгеләнгән юлларны реконструкцияләү, янгыннарга каршы минеральләштерелгән полосалар, барьерлар төзү, аларны карап тору, яна торган материалларны карап торып яндыру планлаштырылган. Халык арасында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре дә дәвам итә. “Экология” милли проекты кысаларында урманнарда янгын куркөнөысызлыгын ттәэмин итү максатыннан, яңа техника һәм җиһазлар алынган.
2022 елда барлыгы республика урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза билгеләү турында 12 карар чыгарылган, шулар кысаларында гаеплеләргә 120,5 мең сум штраф салынган, ике кисәтү ясалган.
Болар хакында республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин сөйләделәр.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госмановның хәбәр итүенә караганда, быел район территориясе урманнарында янгыннар, ут кабынып китү очраклары булмаган. Урманнарда югары янгын куркынычлылыгы октябрьгә кадәр сакланыр, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев