Яңа ел ункөнлеге җиңүчесе ачыкланды
Хәбәрләр

Яңа ел ункөнлеге җиңүчесе ачыкланды

Бәйрәм алды көннәрендә Яңа ел ункөнлегенең дә җиңүчесе ачыкланды.

Ул - исемлектә 15 саны белән теркәлгән Сарман гимназиясе укытучысы Эльвир Шакиров.

- "Сарман"га даими язылып киләм, яратып укыйм. Киләчәктә да район газетасына язылачакмын. Газета хезмәткәрләренә уңышлар телим, - диде ул. Җиңүчегә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе ярдәме белен әзерләнгән бүләк тапшырылды. Аны редакциядән җиңүченең улы Айрат килеп алды.


Нет комментариев