САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газ үткәрүгә субсидия бирелә

Йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу һәм йорт биләү участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер мәртәбә субсидия бирелүе хакында без узган ел хәбәр иткән идек. Бу хакта янә искәртеп китү урынлы булырдыр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 11 мартында чыккан 231 санлы карары нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу һәм газ уздыру өчен 100 мең сумнан артмаган чыгымнарга бер тапкыр субсидия бирелә башлады. Аны гаилә составында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары; I һәм II төркем инвалид булганнар, инвалид бала тәрбияләүчеләр ала ала. Субсидиягә шулай ук күп балалы, Донецк, Луганск Халык Республикалары, Запорожск, Херсон өлкәләре һәм Украина территорияләрендә баручы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, җан башына кереме 19 мең сумга кадәр булган гаиләләр дә дәгъва кыла ала.
- Бер йорт биләмәсенә субсидия бары бер тапкыр бирелә. Гаризаны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак милекчесе бирә ала. Бүгенге көндә бу төр социаль ярдәмне алу буенча 30 гариза керде. Шуларның 28е уңай хәл ителде, икесе, керемнәре артык булу сәбәпле, кире кагылды, – диде, район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясап, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев