САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаилә белән кинога йөрү Закировларның матур традициясенә әверелгән

Мәгълүм булганча, 2024 ел гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланды, һәм шул уңайдан Рәсәйдә, республикада, шул исәптән районда да бик күп төрле чаралар үткәрелде.

“Татаркино” учреждениесе уздырган “Бөтен гаилә белән – кинога” акциясе дә федераль проектны тормышка ашыру кысаларында оештырылды. 
Ел дәвамында Казан һәм республика районнарының кинотеатрларында төрле тематик чаралар, кино күрсәтүләр үткәрелеп, аларга гаилә белән килү шарт булып торды. Акциядә катнашучы гаиләләр төп приз уйнатуда – 2025 елга лимитсыз абонемент оту мөмкинлегеннән файдалана алдылар.   
Узган елның 14 декабрендә Казанда “Мир” кинотеатрында акциягә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы үткәрелде. Чарада Сарманнан Рамил һәм Лидия Закировлар да катнаштылар. Гаилә башлыгы бүгенге көндә Мәскәүдә икән. Ул, югары белемле дизайнер булуына карамастан, бер төзелеш компаниясендә инженер булып эшли. Ә тормыш иптәше – Яр Чаллы кызы Лидия Ижау шәһәрендә медицина белеме алган, стоматолог. Моңа кадәр Чаллыда балалар дәваласа, шундый ук юнәлештә Сарманда эшләргә хыяллана. Гаилә киләчәктә район үзәгендә балалар стоматология кабинеты ачарга ниятли. Алар ике кыз тәрбиялиләр. Олысы Аидага – 6 яшь, кечесе Аделя өч яшен тутырган. Икесе дә “Ләйсән” балалар бакчасына йөриләр. Буш вакытларында Закировлар гаилә белән кинотеатрга барырга, саф һавада уйнарга, паркларда йөрергә яраталар. Кино сөюче райондашларыбызга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының 17 гыйнвар саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев