Сарман авылында яшәүче Румил Фәтхуллин бакчасында карбызлар Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына яраклашып үскәннәр.
Аллаһ Тәгалә аларны милли бизәкләр белән яраткан. Табигатьнең могҗизаларга бай булуына шуннан соң тагын бер кат инанасың.
Румилнең әнисе Роза апаның бакчасында помидорлар, кабаклар Куян елын бәйрәм итәләр. Алары ел хуҗасының образына кергәннәр. Колакларын тырпайтып, көн хәбәрләрен «тыңлыйлар».
Сезнең бакчаларда нинди хәлләр бар, дуслар? Безнең белән дә уртаклашыгыз әле.
Нет комментариев