САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Ел укытучысы-2023” бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

21 декабрь көнне Сарман гимназиясенең актлар залында “Ел укытучысы-2023” бәйгесенең йомгаклау этабы үткәрелде.

Бәйгегә өч номинациядә йомгак ясалды. “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче булып Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Нариманова танылды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңү Сарман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хатыйповага елмайды. Ә “Ел укытучысы” кубогына шул ук Сарман урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмилә Гыйльфанова ия булды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев