САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Чишмә” ансамбле матбугат үзәгенә кунакка килде

Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Мортыштамак авылының күренекле “Чишмә” ансамбле кунакка килде.

Гармун моңнарына кушылып, матур җырларын сузып, ветераннар үзәк ишегеннән атлап керүгә, бина эче күңелле бәйрәм төсе алды. Җылы очрашуны дәртле биюләр дә бизәде. Кунаклар, зурлап, күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Ремонтланган бинаның бүлмәләрен караганнан соң, бергәләп түгәрәк табын артында сыйландык та. 

Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче ветераннар иҗат коллективы бик актив тормыш белән яши. Төрле һөнәр осталарын берләштергән ансамбльнең уңышлары районда гына түгел, республикада да билгеле.

- Аллаһка шөкер, быелгы елны да уңышлы башлап җибәрдек. Киров өлкәсендә онлайн уздырылган “Яңгырасын татар моңы” бәйгесендә катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булдык. Апрель аенда Йошкар-Олада “Рамазан” төбәкара конкурсында чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат булып танылдык. Чаллыда үткәрелгән “Вакытны тоташтыручы хәтер” фестивалендә “Чабата эзләре калды олы юл тузанында” исемле фольклор күренеше белән җиңү яуладык. Җирлекнең җәмәгать эшләреннән дә читтә калмыйбыз, волонтерлар хәрәкәтендә дә катнашабыз, - диде ансамбльнең активисты, ветеран укытучы, авыл ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев