САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быелгы җәйнең узган елдагыдан эссерәк булуы көтелә: бу нәрсә белән яный?

2004 елның җәе 2023 елдагыдан эссерәк булырга мөмкин.

Гәрчә узган елда һава температурасы рекорд арты рекорд куйса да. Бик нык эсселек мәңгелек бозлыкның эрүенә китерергә мөмкин. Бу хәл исә Россиядә яшәүчеләрнең тормышына кырын сукмагае, дип яза «РБК». Баш геофизика обсерваториясе фәнни хезмәткәре Андрей Киселев әйтүенчә, һава температурасының бик нык җылынуы Эль-Ниньога бәйле. Исегезгә төшерәбез: Эль-Ниньо — Тын океан суының гадәттәгедән 3 градуска күбрәк җылынуына бәйле күренеш. Ә инде аның киресе — океандагы су температурасының кимүе Ла-Нинья дип атала. Алар һәр 2-7 ел саен берсен-берсе алыштырып, һава торышына йогынты ясый: корылык, су басу кебек афәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Белгеч фикеренчә, Эль-Ниньо күренеше 2024 ел урталарында төгәлләнергә мөмкин. Ә аның соңгы елының иң эссегә әйләнү ихтималы зур. 2025 ел җәе исә салкынчарак килер кебек. Киселев сүзләренә караганда, һава температурасының күтәрелүе бозлыкларның эрүе һәм дөньяда океан суларының күтәрелүе белән яный. Шуңа күрә бигрәк тә утрауларда урнашкан илләрне һәм шәһәрләрне су басарга мөмкин. Иң элек Нидерланд, Венеция һәм Санкт-Петербургка кагыла бу. Тагын бер куркыныч — ул да булса мәңгелек бозлыкта урнашкан барлык корылмаларга, шул исәптән юлларга зыян килү. Белгеч әйтүенчә, бозлык эрегән очракта Төньяк диңгез юлына куркыныч янаячак. Мәңгелек бозлыкта шулай ук парник газлары — CO2, метана күп. Ул эресә, газлар һавага чыгачак.

Чыганак: https://vatantat. ru/2024/04/139141/

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев