САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Буралы Чишмә якташларны очраштырды

Бүген авылның чишмә буендагы аланлыгы җыр-моңнарга күмелеп, күңелле шау-шудан гөрләп торды.

Буралы Чишмәдә туганнар, яшәгәннәр, классташлар, дуслар, чордашлар, райондашлар авыл җыенына кайтканнар иде. Иң элек бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, ил-көннәр тынычлыгы теләде, кунакка кайткан артистларга Рәхмәт хаты hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев та бәйрәм котлавы ирештерде, аны әзерләргә ярдәм иткән авылдашларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге чараның инициаторы - якташыбыз, Буралы Чишмәдә туып-үскән, бүгенге көндә Екатеринбургта яшәүче Хәйдәр Гыйльфанов. Ул үзенең иҗатташ дуслары Рөстәм Закиров, Равил Галиев, Гайфулла Абзалов, якташларыбыз Гөлдания Хәйруллина, Алмаз Ишморат белән бергә кайткан иде. Лангепаста яшәүче Дүсем авылы кызы Роза Низамова, кунакка кайткан якташ сәнгать ияләре дә матур җырларын бүләк иттеләр. Халык рәхәтләнеп ял итте, уеннарда катнашты, биеде, кушылып җырлады, алар өчен сәүдә нокталары эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев