САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләккә китап яхшы

Матбугат үзәгенә бик күп төрле китаплар кайта.

Алар арасында кечкенәләр өчен дә мавыктыргычлары бихисап.
“Хәерле юл” дип аталганы бала иминлеге өчен искиткеч әһәмиятле.
“Күңелле әлифба” 3-8 яшьлек балаларга тәкъдим ителә. Аның ярдәмендә бала, рәсемнәргә карап, әлифбаны тизрәк өйрәнә алачак. Шулай ук язу күнекмәләрен камилләштерергә, уеннар уйнарга, мавыктыргыч биремнәр үтәргә мөмкин. Махсус QR-кодлар аша үтеп, Ютуб каналында “Күңелле әлифба” тапшыруының барлык чыгарылышларын карарга була.
Бик күп әкият китаплары бар. Аларның һәркайсы мәгънәле, тәрбияви һәм кызыклы. Заманча бизәлгән китапчыклар замана белән бергә атларга чакыра.
Туй, юбилей, туган көннәргә, хәтта гадәти кич утырырга, чәй эчәргә, торт белән сыйланырга Чакыру открыткалары да бар. Алар татар телендә язылганнар. Әти-әнигә, әби-бабайга, апа-абыйга, сеңел-энегә, якын дуска, күршегә аталганнары күп.
Куен кесәсенә тыгып, үзеңә кирәк вакытта укырга уңайлы булган кечкенә форматтагы китапчыклар да әледән-әле кайтып торалар. Алар бүләккә дә бик яхшы. Шушы көннәрдә танылган журналист Вахит Имамовның “Кәнәфи” дигәне кайтачак. Исеменнән күренгәнчә, сюжеты бик кызыклы. Кирәк булса, языгыз, шалтыратыгыз, килегез, хөрмәтле газета укучылар, нәни дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев