Бар авыртуларга да шифалы, ди Галия апа
Мортамак авылыннан Галия Гәрәеваның бар эшкә дә осталыгын бөтен район беләдер, мөгаен.
Бу юлы ул ак әрем мае белән шаккатырды.
– Рецептын социаль челтәрләрдә күрдем да ясап карарга булдым, – ди ул.
Әлеге могҗизалы мазь бөтен авыртулар, сызланулар өчен файдалы икән. Буыннар авыртуын да, сылап куйгач, ике-өч минуттан ук баса, үзем шуны ике ел тирәсе кулланам инде, ди Галия апа.
Мазьны ясау әллә ни катлаулы түгел, моның өчен ак әрем белән чистартылмаган үсемлек мае гына кирәк икән. Ак әремне 1 литрлы банкага тутырасы да, өстенә май коеп, су мунчасында 2 сәгать кайнатасы. Шифасы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев