САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм ит, ләкин уяулык турында да онытма

Тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин.

Шуңа күрә Яңа ел бәйрәме көннәрендә массакүләм чаралар вакытында гражданнардан түбәндәге саклык чараларын күрүләре сорала:

— Үзләрен аеруча сак тотучы яки киресенчә үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырышучы шикле кешеләргә игътибарлы булыгыз;

— Юл хәрәкәтен бозып туктаган транспорттан читтәрәк торыгыз, номерын язып алыгыз, аннан капчык яки тартма белән әйбер бушатучы яки төяүче кешеләрнең йөзләрен истә калдырырга тырышыгыз;

— Чаралар үткәргәндә тәртипсезлек башланса, паникага бирелмәгез, бу урыннан тыныч кына китеп барыгыз;

— Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең активлашуын сизсәгез, кызыксыну белдермәгез, каршы якка китегез,үзегезне хокук бозучы дип кабул итмәсеннәр өчен, йөгермәгез, полиция хезмзәткәрләренең таләпләрен үтәгез;

— Шартлау яки ату булган очракта, җиргә ятыгыз, бордюр, сәүдә палаткасы, машина артына булса тагы да яхшырак, башыгызны кулыгыз белән каплагыз, беренче мөмкинлек булу белән бу урыннан китегез;

— Транспорт чарасының бәйрәм барган җиргә үтеп керергә тырышуын, кешеләр өстенә менү ихтималы барлыгын сизсәгез, шунда ук әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч барлыгы турында сигнал бирегез, ихтимал булган зыянны азайту өчен, мөмкин булган чараларны күрегез, туктаса, транспорт янына якын бармагыз.

Саклык чаралары турында бәйрәм барган урында гына түгел, һәркайда истә тотыгыз. Урамда, кибеттә, подъездда, кафеда, кинотеатрда һәм башка урыннарда калдырылган хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз, эчләрен ачмагыз, аяк белән тибеп карамагыз, аларда шартлаткыч матдәләр булырга мөмкин. Әйбер тапкан урынны һәм вакытны исегездә калдырыгыз. Якындагы полиция, сак хезмәткәрләренең, гражданнарның игътибарын җәлеп итәргә, кешеләрне бу урыннан ераккарак җибәрергә тырышыгыз. Оператив төркем килүен көтегез, чөнки сез — шаһит.

Шуны да искәртәбез: Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе нигезендә мондый ялган хәбәр өчен 200 мең сумга кадәр штраф салудан башлап 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, ялган хәбәр нәтиҗәсендә килгән зыян да түләтелә.

Барлык шикле предметлар, кешеләр һәм вакыйгалар турында 01, 02, 101, 112 номерлары буенча хәбәр итегез (кәрәзле телефоннан).

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев