Бәйрәм чаралары күңелсезләнергә ирек бирмәде
Бүген Сармандагы үзәк Ял паркы бәйрәм чараларыннан гөрләп торды.
Районыбызның сәнгать осталары халыкка берсеннән-берсе матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына – 80 китап» дигән акция үткәрделәр. Акция кысаларында бәйрәмдә катнашучыларга «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән 80 китап өләштеләр. Сарман балалар сәнгать мәктәбе, Азалак авылы осталары Георгий ленталары ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Түбән Ләшәү, Иске Минзәләбаш, Куҗак мәдәният йортлары коллективлары сугыш еллары әйберләреннән фотозона ясаганнар иде. Мортамак белән Колмәт мәдәният йортлары халылкны шулай ук фотозона белән җәлеп иттеләр. Ә Күтәмәле һәм Буралы Чишмә мәдәният йортлары хезмәткәрләре маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.
Спорт сөючеләр исә төрле ярышларда көчләрен сыный алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев