А.Алишың Туган көне уңаеннан "Азалак балалар бакчасы"нда "Алиш атналыгы" булып узды.
Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты ("Сертотмас үрдәк", "Куян кызы", "Каз белән Аккош" һ.б. әкиятләре, балалар өчен язылган шигырьләре) белән танышты. Кечкенәдән үк яратып тыңланган "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерде.
Нет комментариев