Авыр хисләрдән арыну өчен 5 киңәш
Авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.
Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.
Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак, һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр.
Рәсем яса. Күңелең ни тели – шуны яса. Сул кул белән ясасагыз, тагын да яхшырак, чөнки ул баш миенең эмоциональлек өчен җавап бирә торган уң ярымшары белән бәйле. Шулай ук күзләреңне йомып та ясарга була. Анда аңлашылмаган сызык, бизәкләр булырга мөмкин, һәм бу шулай булырга тиеш тә.
Сула. Сулыш нерв системасы белән бәйле, шунлыктан тирән итеп, күкрәк тутырып сулау кирәкмәгән хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә. Сулыш гимнастикасы күнегүләре интернетта җитәрлек.
Әйтәсең килгәнне әйт. Кайчак әйтәсең килгәнне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яки нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин. (Файдалы календарьдән)
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев