САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Авансны кайтарып буламы?

Әлеге сорау да бәйрәм чорында бик актуаль. Бүгенгесе иртәгәгә ярамый, дип, белми әйтмәгәннәр шул борынгылар. Алдагы көннәргә корган планнар да тормышка ашмый калырга мөмкиннәр. Бу – чынбарлык, аңа беркем дә тулы гарантия бирә алмый.

Декабрь ае башланып кына китте, ә күп оешмаларда, бәйрәм корпоративларын кайда һәм ничек уздыру хакында инде ныклап сөйләшеп, хәл итеп тә куйганнар. Җәмәгать туклануы оешмаларыннан да тәкъдимнәр керә. Сармандагы, Җәлилдәге кафелар да, аерым төркемнәр, коллективлар өчен бәйрәм программалары тәкъдим итеп, гаризалар кабул итәләр. Әлбәттә, алдан аванс калдыру варианты да күрсәтелә. Әмма, ниндидер сәбәпләр аркасында, хезмәт күрсәтүләреннән баш тартырга да туры килергә мөмкин. Бу очракта нишләргә? Кулланучы авансны кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклымы? Бу сораулар да күпләргә, мөгаен, кызыклыдыр.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 32 мәддәсе нигезендә, кулланучы хезмәт күрсәтүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Әлбәттә, хезмәт күрсәтүче оешма бернинди дә өстәмә чыгымнар кичермәгәндә. Бу очракта бәйрәм өчен күчерелгән аванс тулысынча кире кайтарылырга тиеш. Алдан заказ башкарылганда, аның кәгазьдә рәсми рәвештә теркәлгән булуы шарт. Аванс белән задатка бирүне бутамаска кирәк, чөнки алар – икесе ике төрле нәрсә, һәм шартлары да аерыла, дип аңлатма кертте Евгения Александровна бу уңайдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев