Артемның ике йөрәкле песие бар
“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе кысаларында кичә Артем Еливанов янына баргач, ике йөрәкле песи күреп, шаккаттык.
Чын ике йөрәк турында сүз бармый, дуслар, тамгалары бар мыраубикәнең. Тәненең ике ягында да йөрәк формалы тамгалары бар. Мәхәббәтле песи гел яраттырып кына тора, сырпалана, куенга керү җаен эзли икән. Ничек, могҗиза, димисең инде?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев