Армия сафларына районнан 32 егет чакырылачак
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 1 октябрьдән илебездә, шул исәптән районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Ул үз эшен агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Комиссия составына, елдагыча, район оешмалары – мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, эчке эшләр бүлеге һәм башка җаваплы оешмаларның вәкилләре кертелгән иде.
Бүген район хәрби комиссариатында комиссиянең беренче утырышы үткәрелде.
– Ил күләмендә көзге чакырылыш вакытында армия сафларына 130 мең ир-егет чакырылачак, ә безнең районнан 32 егетне чакыру планлаштырылды, – диде комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлегенең хәрби чакырылышка әзерләү бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин быелгы көзге чакырылышны үткәрү тәртибенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды. Соңыннан комиссия каршына армия сафларына алырга планлаштырылган егетләр чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев