САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Америка Сабан туенда флаглар да эләләр

.

Бу хакта Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче якташыбыз Диләрә Маликова сөйли.
–    Сабантуй биредә ел саен диярлек була. Төрле штатларда үткәрелә. Гадәттә, җәй көне – июнь, июль яки август аенда уздырыла. Социаль челтәрләрдә татарларның үз битләре, үз төркемнәре бар. Кайчан һәм ничегрәк үткәрергә икәнлеген шунда киңәшәләр, кайчан үтәчәген күрсәтеп, белдерүләр бирәләр. Сабантуй паркта уза. Җыр-биюләр була, татар халкының популяр җырларын башкаралар, әйтик, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи җырларын. Туган як турындагы җырларны яраталар. Кашыкка йомырка салып узыша, йөгерә торган җиңелрәк уеннар оештыралар. Күп кешеләр бәйрәмгә матур милли киемнәрдән яки күлмәкләрдән киләләр, түбәтәй, калфаклар кияләр, бәйрәм барган җиргә флаглар эләләр. Кешеләр Америкадан гына түгел, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортостан кебек республикалардан да киләләр. Бәйрәм бик күңелле үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев