«Аллаһы Тәгалә гомерләрне ана карынында чакта ук билгели», - ди 90 яшен тутырган Вәсилә апа
Сарманда гомер итүче хезмәт ветераны Садыкова Вәсилә Нәбиулла кызына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты баш белгече Резедә Сәлемгәрәева, “Шәфкать” үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова да сихәт гомер, бәхетле картлык теләделәр.
Вәсилә апа улы Илнур тәрбиясендә яши. Кызы Гөлгенә дә һәрвакыт янында аның. Онык-оныкчыклар да әбиләрен бик яраталар. Алардан, туганнарыннан да кадер-хөрмәт күреп яши ветеран. Такси хезмәте аша, килеп котлап та, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр юбилярны.
Вәсилә апаның җор телле, оптимист булуы да гаҗәпләндерде. Ул көн дә велосипедта “йөри”, аякларына массаж ала, кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. “Аякларга, тез буыннарына, кулларга даими хәрәкәт кирәк”, - ди ул. Район газетасы белән дә бик дус. “Сарман”ны укыдым, укыйм һәм укыячакмын”, - диде.

Вәсилә апа турындагы язманы “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев