Җәлилнең сәнгать осталары хәйрия концерты белән юлга чыктылар
Бу көннәрдә Сарманның “Шәфкать” үзәгендә ветераннар советлары рәисләре һәм активистлары ял итәләр.
Замана белән бергә атлаучылар буларак, алар бер генә яңалык-тәкъдимнән дә читтә калмыйлар. Җәлил мәдәният сарае каршында эшләп килүче Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбленең үзәккә кунакка килүен дә көтеп алдылар алар.
- Поселок сәнгать осталарының чыгыш белән килүләрен үзәк директоры Ландыш Мөхлисуллина да бик хуплады, нинди максатта икәнен белгәч, тагын да җаваплы кабул итте. Үзем шушында ял иткән вакытта, дип, Нәвиягә иҗат төркеме белән концерт белән килергә тәкъдим иткән идем. Ул бик теләп ризалашты. “Бик яхшы булыр, быел “Ватан сакчылары елы”, концертны шулар хөрмәтенә багышлыйк”, диде. Ял итүчеләр белән үзара сөйләштек тә, аны хәйрия концерты итеп үткәрергә планлаштырдык. Арабызда махсус операциядә һәлак булган һәм бүген дә хәрби зонада катнашучы уллары булган аналар да бар. Шулай итеп, кем күпме булдыра алды, үз өлешен кертте, - диде “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова.
Ә концерт, чыннан да, искиткеч матур һәм җылы хисләргә бай була. Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Нәвия Гатиятуллина аны үзе алып бара, күңел кылларын тибрәндереп, гармунда уйный, өздереп җырлый да. Поселокның үзешчән җырчылары, ансамбль чыгышын да тамашачылар көчле алкышларга күмәләр. Кабат-кабат сорап җырлаталар, биетәләр. Концерт тәмамланып, бүлмәләренә таралышкач та, үзәктә ял итүчеләр хис-тойгыларыннан, кичерешләреннән тиз генә арына алмыйлар. Чәй эчкәндә дә, йокларга яткач та, сүз моң ияләре хакында дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев