САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүенә быел 80 ел тулды

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше – Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараевның (чын исеме — Галләнур Бохараев) башы чабыла. Быел әлеге дәһшәтле датага 80 ел тулды.

Бөтен җәлилчеләр дә иҗади зыялы шәхесләр булалар. Яшь булуларына карамастан, исемнәре татар халкы арасында киң танылу таба һәм абруй казана. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалаган көнне бу вакыйгага шаһит булган төрмә рухание: “Татарлар эшафотка көлеп һәм җырлап бардылар”, - дип яза.
Әйе, җәлилчеләр үлемсез. Алар арасында булган Зиннәтулла Хөснулла улы Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Геройның исемен мәңгеләштереп, бүгенге көндә аның туган авылында “Зиннәт Хәсәнов һәм туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Аны саклап, камилләштереп торуга фәнни хезмәткәр булып эшләүче авылның ватанпәрвәре Илдар Йосыпов зур өлеш кертә. Авыл уртасында калыккан мәгърүр батыр һәйкәле туган илне яратырга, аны сакларга әзер булуга дан җырлый. Аңа кадәр герой исемендәге пионер дружинасы булган авыл мәктәбе 2019 елның 27 ноябреннән, район Башкарма комитеты карары белән, кыю йөрәкле авылдашларының исемен йөртә башлый. Районда алдынгы мәктәпләрнең берсе буларак та, алар герой исеменә тап төшермиләр. Шул ук елның көзендә авылның Сабантуй уза торган мәйданында җәлилчеләр аллеясы төзелде. 2020 елда мәктәп диварына мемориаль такта урнаштырылды. Мәктәпнең яшьармиячеләре отряды да батыр авылдашлары исемен алды.
Җәлил поселогында – Хезмәт даны, Сарманда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда да Зиннәт Хәсәнов белән бәйле истәлекләр саклана. Район үзәгенең бер урамы герой исеме белән аталган. Анак авылының урамы да герой исемен йөртә. Иске Кәшернең Ябалак тавы да герой турындагы истәлекләрне саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев