Җәлил поселогында елның беренче пары теркәлде
Хәбәрләр

Җәлил поселогында елның беренче пары теркәлде

2025 елның 9 гыйнварында районда беренче пар теркәлде.

Җәлил поселогында яшәүче Ленар һәм Ильмира Әшрафуллиннарны тәбрикләргә әти-әниләре, туганнары, дуслары җыелдылар. 
- Әлеге теркәлү яшь парның тормышында яңа чорның башлануын күрсәтә һәм аларның йортларында мәхәббәт вә бердәмлек атмосферасын чагылдыра. Гаиләләре ныклы, бәхетләре тулы, гомерләре тигезлектә узсын, - диде теркәү тантанасын үткәргән поселок башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге әйдәп баручы белгече Рузилә Исмәгыйлова. 
Гаиләнең төп документы – язылышу таныклыгына ия булган яшьләр – елның беренче пары белән элемтәгә чыктык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. 
Тулырак “Сарман” газетасының 17 гыйнвар санында укыгыз.


Нет комментариев