“Аленушка” балалар бакчасы грантлы булды
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы, “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында катнашып, җиңү яулады hәм грант иясе булды.
Конкурс ике этапта узып, аның беренчесендә балаларга билингваль белем бирүне яктырткан проект эшен яклау башкарылган булса, икенче этапта исә эксперт комиссиясе ата-аналар белән уртак эш оештыруны, балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны гамәлгә ашыру эшен чагылдыруны, тәрбияләнүчеләрнең икенче дәүләт телен үзләштерүдә педагоглар эшчәнлегенең гомуми нәтиҗәләрен бәяләде.
Туган тел – һәрбер халыкның иң кадерле һәм бөек кыйммәте ул. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла. Тел яши икән, димәк, милләт тә яши. Бала үзенең туган телендә дөрес итеп сөйләшсә, башка чит телләрне дә тизрәк үзләштерә. Безнең бакчада туган телне камил белү, балаларны матур, сәнгатьле итеп әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү төп бурычларның берсе булып тора. Шул максаттан, туган телебездә даими рәвештә күңел ачу чаралары, кичәләр үтә.
- Ә грантта җиңүебез нәтиҗәсендә балалар бакчасына 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме булачак. Ул белем бирү процессын алга таба үстерүгә һәм баетуга юнәлдереләчәк, - диде балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Миләүшә Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев