САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Александровкада сугыш чоры ятимнәренә истәлек тактасы урнаштырдылар

Бүген Александровка авыл җирлегендә истәлекле чара үткәрелде.

1945-1956 елларда авылда урнашкан балалар йортында тәрбияләнгән Виктор Каколин (1935-1944), Степанов А.Р. (1939-1947), Чичмарев А.И. 91935-1948), Яков Лебедев (1938-1949) җирләнгән зиратта ятимнәр истәлегенә исем тактасы һәм чардуган урнаштырылды. Алар районның “Хәрби бердәмлек” иҗтимагый берләшмәсе – Германиядә хезмәт иткәннәр, Хәрби-Диңгез флоты, инженер гаскәрләре, десантчылар, чик сакчылары төркемнәре ярдәме белән ясалды һәм куелды. 

- Әлеге истәлек тактасын урнаштыру идеясе зират караучысы Николай Елисеев белән сөйләшкәннән соң туды. Ятимнәрнең исемнәре язылган калай тактаны күргәч, Ленинград блокадасыннан калган балалардыр, дип уйлаган идек. Тарихны өйрәнә, тикшерә торгач, аларның Александровкадагы балалар йортында тәрбияләнгән булулары ачыкланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, ятимнәрнең исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән хәрби комиссариатка хат яздык. Берничә көннән әлеге сорауның уңай якка хәл ителәчәге билгеле булды. Рамил Юнысов җитәкчелегендә бу теләк тормышка ашты. Өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт, - диде авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин.

Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев