Александровка авыл җирлегендә җыенны батырларны искә алудан башладылар
Гадәттәгечә, җирлектә узган җыенда иң элек башлыклары Ирек Вафин батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Аннан, чыгышын дәвам итеп, узган ел авылларда башкарылган эшләр хакында сөйләде, агымдагы елда башкарыласыларын атады. Икенче булып сүз “Җәлил” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Марат Салиховка бирелде. Аннан участок уполномоченные, ветеринария хезмәткәре чыгышлары тыңланды. Авыл ветераннар Советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова ветераннар катнашында һәм өлкәннәр өчен җирлектә башкарылган эшләргә хисап тотты. Аны соңыннан тырыш хезмәте өчен җирлек башлыгы бүләкләде дә. Җыелышта сөйләгәннәргә йомгак ясап, район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган ел районда башкарылган эшләрне анализлады, 2025 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Иң соңыннан бүләкләүләр булды. Шулай ук мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде, сәнгать осталары матур чыгышларын да бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев