САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аҗдаһа елы кемгә ниләр вәгъдә итә?

Быелгы ел — Агач яшел Аҗдаһа елы.

Кытай календаре буенча, ул 2024 елның 10 февралендә башланып, 2025 елның 28 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Аждаһа — әкияти зат, ул җир һәм күкне, игелек һәм зирәклекне гәүдәләндерә, һәр зодиак билгесе өчен үзгәрешләр вәгъдә итә. Астрологлар әйтүенчә, 2024 ел яңа мөмкинлекләр, муллык һәм зур уңышлар алып киләчәк. 

Туган еллар буенча

Аҗдаһаларга быел күңелсезләнергә туры килмәячәк. Аларны уңыш, «кояш» астындагы һәм яраткан кешесенең йөрәгендәге урын өчен көрәш көтә. Ничек кенә булмасын, ел хуҗасы буларак, аҗдаһа аларга уңыш вәгъдә итә. Матди хәлләренең яхшыру ихтималы да зур.

Еланнарны һөнәри тармакта киеренке көрәш көтә. Аларга быел "уен«нан чыгып тору да комачаулык итми, һәм бу адым — начар түгел. Икенче яртыеллыкта карьера үсеше, керемнең артуы ихтимал. Быел аларга никахка керү киңәш ителми.

Аҗдаһа Атка мәрхәмәтле булачак. Аларны финанс ягыннан уңыш көтә. Тырыш хезмәт тиешенчә бәяләнәчәк. Җәй көне карьера үсеше ихтимал. Үз өстенлегеңне күрсәтүдән читенсенмәскә кирәк.

Кәҗәләрне Аҗдаһа кыл өстеннән йөртәчәк. Шуңа күрә алар һәр мәгълүматка игътибарлы булырга, мөһим эшләр белән генә шөгыльләнергә тиешләр. Елның плюсы — иҗади идеяләр. Эшләр уңай булса, карьера үсеше, керем булуы бик тә мөмкин.

Аҗдаһа Маймыл белән дус түгел. Ләкин бу — ел Маймыл өчен начар киләчәк, дигән сүз түгел. Әлбәттә, сынаулар һәм кыенлыклар булачак, ләкин хәйләкәр маймыл алардан җиңүче булып чыгачак. Март һәм июнь айлары финанс ягыннан уңышлы булачак.

Әтәчләргә Аҗдаһа бизнес һәм карьерада уңыш вәгъдә итә. Эшне алыштыру турында тәкъдимнәр керүе ихтимал. Мәхәббәт эшләрендә дә Әтәчләрне уңыш көтә. Ә менә әйләнә-тирәдәгеләр, хәтта якыннар белән дә мөнәсәбәтләр киеренкеләнеп китәргә мөмкин.

Этләр тормышына Аҗдаһа тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч кертәчәк. Алар шулай ук үзләренең матди хәлләрен яхшыртачаклар, эш һәм бизнестагы урыннары ныгыячак. Ә менә мәхәббәттә уңышсызлык сагалап торырга мөмкин.

Дуңгыз өчен ел Америка тавына охшаш булачак. Вакыйгалар күп булачак, дуңгызлар еш кына тозәакка да эләгәчәкләр. Ләкин аларны соңыннан барыбер уңыш көтәчәк. «Тигезсез» ел ныклыкка сынау булса да, ул, нигездә, әйбәт тәэсир калдырачак.

Күсене Аҗдаһа сайлаулар белән сынаячак. Күселәр еш кына юл чатында калачак, аларга еш кына катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Интуициягә таянырга кирәк. Логика, якыннар, экспертлар киңәше файдага булмаска мөмкин.

Хезмәт сөючән һәм тырыш Үгезләргә Аҗдаһа — мәрхәмәтле. Һөнәри тармакта аларны уңыш көтә. Ләкин карьера үсеше һәм акча күктән яумаячак. Моның өчен нык кына тырышырга туры киләчәк. Елның беренче яртысында уңыш килмәс кебек тоелса да, икенче яртыеллык көткән нәтиҗәне бирәчәк.

Юлбарыс өчен ел гади түгел. Һөнәри тармакта, бизнеста уңышны кул белән йолкып алырга туры киләчәк. Хәер, Юлбарыслар җиңү өчен көрәшә беләләр. Планнарын тормышка ашыруда да шактый алга атлаячаклар. Көткән нәрсәне шушы елда ук алып булмаган очракта да, аннан соңгы ел уңыш китерәчәк.

Аҗдаһа ерткыч булса да, Куян корбан хәлендә калмаячак. Ел аның өчен һөнәри тармакта тигез, тотрыклы булачак. Һөнәр алыштыру ихтималы бар, ләкин Куяннар моны җиңел эшләячәк. Акча белән сак булырга кирәк. Мәхәббәттә уңай үзгәрешләр көтелә.

Туган айлар буенча

Кучкар. Яңа идеяләрне тормышка ашырырга вакыт. Әлбәттә, моның өчен зур тырышлык һәм көч кирәк булачак, ләкин алар сездә җитәрлек. Финанс мөмкинлекләрегез артачак, моны бигрәк тә май аенда яхшырак тоярсыз. Үзегез өчен яңа шөгыль табу ихтималы зур.
Үгезбозау. Сезнең өчен ел уңышлы булырга охшый. Үзегездә ниндидер зур көч сизәрсез. Иң мөһиме, иренмәгез, бернәрсәдән дә курыкмагыз һәм яңа мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Бар дөнья сезгә каршы булган очракта да, эшләрегез гөрләп барыр.
Игезәкләр. Елның беренче яртысы — уйланулар, анализ ясау, киләчәккә планнар кору өчен уңай вакыт. Ашыкмагыз, бөтен эшкә берьюлы тотынмагыз. Ешрак ялгызы гына булырга тырышыгыз, аралашуларны бераз чикләгез. Яңа проектларга алынмый торыгыз.
Кысла. Иң актив чорыгыз — елның беренче яртысы. Коллектив белән башкара торган күмәк һәм иҗади эшләр уңыш китерергә тиеш. Матди ярдәмгә караганда рухи ярдәмнең мөһимрәк икәнен төшенерсез. Ияләнгән даирәгездән чыгып, яңа элемтәләр булдырырга туры киләчәк.
Арыслан. Ел күңелле вакыйгаларга бай булыр. Киеренке моментлар да булмый калмас. Билгеле, тормыш алардан башка гына бармый. Карьера үсеше, җәмгыять алдындагы абруегызны арттыру өчен язмыш яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Яңалыктан курыкмагыз — сез бит Арыслан!
Кыз. Алда гаҗәеп уңышлы ел көтелә. Тормышыгызның бар өлкәләрендә дә үзгәрешләр булачак. Иң кыю, иң хыялый максатларыгызга ирешерсез. Яңа һөнәргә өйрәнү, белемегезне арттыру өчен менә дигән вакыт. Үзегез өчен яңа ачышлар ясарсыз.

Үлчәү. Җаныгыз яңалык һәм үзгәрешләр тели. Бер урында таптану сезгә хас түгел. Бу җәһәттән 2024 ел сезне гаҗәпләндерәчәк — язмыш бүләкләрен кабул итәргә әзерләнегез. Тоткан юлыгызны кисәк кенә үзгәртергә туры килүе ихтимал. Иң күңеллесе шул: бу — сез моңарчы хыялланган юнәлеш.

Чаян. Елның иң мөһим вакыйгалары — аралашулар, яңа элемтәләр, яңа дуслар булдыру. Еш аралашырга туры килер. Сәяхәтләр дә көтелә. Җаваплылык та артыр — моның өчен җитәрлек көч һәм сабырлык туплагыз. Команда белән башкарган эшләрегез уңыш китерер.

Укчы. Җиңне сызганып, баш күтәрми эшләргә дә эшләргә. Аеруча елның беренче яртысында. Моның әҗере — коллегаларыгыз алдында абруегыз артыр. Яңа төр җаваплылык йөкләрләр. Бу — артык эш булса да, аның каравы, шәп тәҗрибә тупларсыз. Ул тәҗрибә киләчәктә файда китерер.
Кәҗәмөгез. Бу ел — җиңүләр елы. Лотерея уенында яки конкурсларда катнашып оту ихтималы зур. Гомумән, тормышның күп өлкәсендә уңыш елмаер. Чын күңелдән башкарган эшнең нәтиҗәсе куанычлы булыр. Яшерен талантыгызны ачар өчен яхшы мөмкинлек чыгар.

Сукояр. Күңелле вакыйгаларга һәм сюпризларга әзерләнегез. Тормышыгызга гаиләгез белән бәйле яңалык килеп керер. Ниндидер зур җаваплы чара көтелә. Матди хәлегез бераз тотрыксыз. Яңа идеяләрне, ниндидер планнарны тормышка ашыру өчен язмыш үзе сезгә ярдәм кулы сузачак.

Балыклар. Тереклек даими хәрәкәттә. 2024 ел сездән дә активлык таләп итә. Сезгә бер урында гына күңелсезләнеп утырырга туры килмәс, эшлекле сәфәрләр, ерак сәяхәтләр шактый күп булыр. Елның иң актуаль темасы да — юл. Иң кызыгы шунда — хәрәкәт сезгә уңыш китерәчәк.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев