САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 октябрь - 6 ноябрьгә йолдызнамә

2024 ел.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
“Бер тырмага ике тапкыр басмыйлар” диләр, ләкин сез ике түгел, биш абынгансыздыр инде... Бәлки ал күзлекләрне салып, дөреслеккә туры карарга вакыт җиткәндер?

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Һәрвакыт барысы да сезнең файдага бармаска мөмкин. Кызып киткәнче, “уеннан” чыгып өлгерегез. Ялганыгыз тотылганчы, үзегез сөйләп куйсагыз кулаерак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Ышанычлык - барлык мөнәсәбәтләрнең нигезе. Ә сез тирә-юньдәге бөтен кешедән хәйлә эзлисез. Эзләгән табар бит ул... Киресенчә, яхшылык эзләргә тырышып карагыз әле.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезне онытылмас, бик көтелгән мәхәббәт тарихы көтә. Баш югалтып гашыйк булырга да мөмкинсез. Ә сез бит моңа күптән лаек!

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үзегезне гел беренче итеп хис итсәгез дә, бераз чигенеп карарга кирәк. Кеше хәленә кереп карагыз, ярдәм кулы сузыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу көннәрдә үзегезне авыл юлыннан арбада утырып кайтучы кеше сыман хис итәрсез. Нигә дисезме? Чөнки тормышыгыз өскә-аска, сулга-унга, алга-артка килеп бетәр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кемдер күлдәвектә гади су күрә, ә сез күк чагылышын. Сезнең дәртегезгә, тормышны яратуыгызга күпләр кызыгадыр. Шул ук рухта дәвам итегез яме.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кемдер сезнең гафу үтенүегезне көтә. Уйлап карагыз әле, нәрсә кыйммәтрәк: горур булып калумы, әллә якын кешең белән җылы мөнәсәбәтме?

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Күпләр сезнең турында “ул ачык китап сыман” дип әйтергә мөмкин. Ләкин мондый китапның чын эчтәлегенә төшенер өчен, ике тапкыр уку да аз булыр. Күпләр моны аңламый гына...

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хатасыз тәҗрибә җыеп булмый. Абынырмын дип куркып утырсагыз, бер урыннан беркая да селкенмәссез. Ә алда беләсезме нинди кызыклы вакыйгалар көтә?!

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең талант – тормыш ничек кенә басса да, сынмыйча, бөгелмичә барысында җиңеп чыга белү. Бу сыйфат чыннан да соклануга лаек. 

Балык (19 февраль – 20 март)
“Эш беткәч, уйнарга ярый” дип язып калдырган бөек шагыйребез. Ләкин үзегезгә зыянга эшләү шулай ук яхшы түгел. Эш качмас, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирегез.

Фото: ru.freepik.com

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/ber-tyrmaga-ike-tapkyr-basmyilar-30-oktiabr-6-noiabrga-ioldyznama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев