САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

2026 елдан Татарстан укытучыларына яңа ташламалар каралган

2026 елда Татарстан укытучыларын һәм тәрбиячеләрен ике яңа мөһим дәүләт ярдәме чарасы көтә.

Алар турында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.

Беренче инициатива балалар бакчаларыннан алып өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр барлык дәрәҗәдәге 350 педагогка кагылачак. Аларга ай саен 20 мең сум күләмендә торак арендасы өчен түләү компенсацияләнәчәк. Катнашучылар бүлеп бирелгән квота кысаларында сайлап алыначак.

Икенче чара яшь белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 300 педагогка 1 миллион сумлык торак сертификаты биреләчәк. Бу акчаларны торак сатып алганда беренчел кертемгә яки булган ипотеканы түләүгә тотарга мөмкин булачак.

Шулай итеп, республика педагогларны социаль яклауда яңа адым ясый, иң актуаль сорауларның берсен — торак мәсьәләсен хәл итәргә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев