САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елга еллык йолдызнамә

Куян елында сезне шаккаткыч уңышлар көтә. Әгәр дә язмыш тарафыннан бирелгән шансларны кулдан ычкындырмасагыз, йолдызлар күп кенә уңай һәм кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә. Үзгәрешләр теләгән нәтиҗәләргә ирешергә, карьера баскычыннан күтәрелергә, яхшы табыш алырга һәм мәхәббәт өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Моңа каршылык күрсәтергә кирәкми, чөнки барлык үзгәрешләр дә - язмыш бүләге.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Куян елы тынгысыз Кучкарларга бик күп күңелле сюрпризлар алып киләчәк. Үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлары аларга бизнеста һәм карьера баскычында үсешкә ирешергә ярдәм итәчәк. 2023 елда интуициягә һәм тормыш тәҗрибәсенә ешрак колак салырга киңәш ителә, чөнки нәкъ менә алар тормышта дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәчәк. Елның икенче яртысында Кучкарларны күчемсез милек белән бәйле эшләрдә үзгәрешләр көтә - бик күпләр яңа йорт яки фатир сатып алачак. Күптән бала көтүче гаиләләрнең теләкләре тормышка ашачак.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен бу - борылыш елы. Яңа елда аларга мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк, ә бәлки, берне генә дә түгелдер. Әмма йолдызлар Үгезбозауларны кыенлыклар алдында куркып калмаска чакыра, беренчедән, алар ахыр чиктә барыбер уңышка китерәчәк, икенчедән, киләсе елда күңелле вакыйгалар күпкә күбрәк булачак. Ялгыз Үгезбозауларны шәхси тормышта да кискен үзгәрешләр көтә. Горизонтта язмыш тарафыннан бирелгән насыйп яр барлыкка килү ихтималы зур. Сезгә Куян елы чыннан да бәхет китерәчәк. Көчегезне кызганмасагыз, теләсә кайсы өлкәдә баш әйләнерлек уңышларга ирешә аласыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә 2023 елда һөнәри һәм рухи яктан үсү мөмкинлекләре бер-бер артлы чыгып кына торачак. Йолдызлар эшкуарлык белән шөгыльләнүче Игезәкләргә эшкә ниндидер яңа һәм перспективалы яңалык кертергә киңәш итә. Ул вакытта проекттан кергән файда сарыф ителгән көчләргә һәм чараларга караганда күбрәк булачак. Әгәр дә акчаларын кирәкмәгәнгә туздыру гадәтен ташласалар, киләсе декабрьгә алар тәгаен баеп та китәргә мөмкин. Әле тагын аларны яңа яшәү урынына күчү, эш яки вазифа алыштыру кебек үзгәрешләр дә көтә. 

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Киләсе 2023 ел Кыслаларга җитди үзгәрешләр әзерли. Кыслалар дәрәҗәле оешмалар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырачак. Ә бу карьера үсеше дигән сүз. Әмма башта сезгә тырышып эшләргә, үзегезне күрсәтергә туры килер. Куян елы яңа танышулар, интеллектуаль эш, актив җәмәгать тормышы өчен яхшы. Моннан тыш, Кыслаларга хис-кичерешләрне контрольдә тотарга, һәр сүзне үлчәп сөйләргә һәм бөтен эшне алдан ук планлаштырырга, фантазияләр һәм буш хыялларны туктатып, бөтен нәрсәгә реаль карый башларга кирәк булачак. Үзгәреш һәм яңарыш чоры яз көне башлана. Ә менә көз көне алар яңа биеклекләргә ирешәчәк. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Куян елында Арысланнарга бер дә күңелсез булмаячак. Аларны 2023 елда бик күп якты вакыйгалар, үзгәрешләр көтә. Ләкин бу Арысланнар күкрәк киереп берни эшләми тәхеттә утырырга тиеш дигән сүз түгел. Йолдызлар, аларга күп эшләргә һәм үз өстенә җаваплылык алырга туры киләчәк, дип кисәтә. Мәхәббәт  мөнәсәбәтләре тулысынча аларның үзләренә бәйле. Арысланга, элеккеге партнерына булган хисләре калганмы, әллә суынганмы икәнне ачыкларга туры киләчәк. Ә бәлки, аның күңелен башка берәү биләп алгандыр? Һәрхәлдә, аларга йолдызлар бер-берсен газапламаска, аерылышырга яки дуслар булып калырга тәкъдим итә. Акчасын әрәм-шәрәм итмәсә, көз ахырырында күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге зур..

Кыз  (24 август – 23 сентябрь)
Йолдызлар Кызларга 2023 елда карьера баскычыннан күтәрелү, абруен ныгыту һәм ныклы финанс базасы булдыру мөмкинлеге вәгъдә итә. Йолдызлар Кызларга шулай ук  белем алу һәм квалификацияне күтәрүне планлаштырырга киңәш итә, хәтта моның өчен зур акчалар кирәк булса да. Әмма аларга тулысынча баш белән эшкә чумарга да киңәш ителми. 2023 елда Кызларга шәхси тормыш, гаилә һәм сәламәтлек турында уйларга кирәк булачак. Сөйгән ярыгызны нигезсез шик һәм көнләшүләр белән бимазаламагыз, югыйсә, үкенергә туры килмәсен. Куян елында ерак сәяхәтләр күп булачак, сәфәрләрне апрель, май, июнь һәм июльгә планлаштыру яхшырак. Кайбер Кызларда хәтта чит шәһәрдә яки илдә яшәп калу теләге дә барлыкка килүе ихтимал.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Йолдызлар Үлчәүләрне алдау-алданулар һәм манипуляцияләрдән кисәтә, елның беренче яртысында итәк-чабуларын җыеп йөрергә киңәш итә. Шулай иткәндә, күңелсез вакыйгаларны булдырмый калдырырга, киресенчә аларны җиңел генә уңай якка борып җибәрергә мөмкин булачак. Үлчәүләрнең күп кенә мәсьәләләргә карата кисәк кенә карашы һәм фикере үзгәрәчәк, шуның нәтиҗәсендә аларның тормышында да матур үзгәрешләр һәм яңа танышлар барлыкка киләчәк. Ел дәвамында үзегезне күрсәтү мөмкинлеге күп булачак. Хезмәт хакын арттыру, өстәмә керемнәр көтелә. Шулай булуга карамастан, кредитка кыйммәтле әйбер алудан тоелып тору хәерлерәк булыр.

Чаян  (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Ел башы Чаяннар өчен күченү, социаль статус яки эш алыштыру кебек яңалыклар алып килергә мөмкин. Кайбер Чаяннарны бу хәлләрнең барысы да бер үк вакытта булуы аптырашта калдырыр. Йолдызлар мондый кискен үзгәрешләрдән курыкмаска чакыра, чөнки аларның барысы да яхшыга. Ләкин Чаяннарга якын дуслары һәм туганнарының фикеренә колак салу кирәк. Чаяннарга гыйнвардан ук эш темпларын тизләтергә, ә җәй көне җылы илләрдә ял итәргә тәкъдим итә. Иң уңайлы ай - июль. Шул ук чорда алга таба ничек нәтиҗәле эш итәргә кирәклеген аңлау киләчәк. Уңышка ирешер өчен Чаяннарга табигый эгоизмны эшкә җигәргә киңәш ителә. Бюджетны дөрес итеп бүлсәләр, акчага мохтаҗлык күрмәсләр.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
2023 ел башы тыныч булачак, ә елның икенче яртысында Укчылар тормышында искиткеч үзгәрешләр барлыкка килә. Укчыларга бу үзгәрешләргә тиз җайлашырга туры киләчәк. Укчылар өчен үзгәрешләргә иң бай чор - җәй булачак. Бу чорда күп кенә танышулар көтелә, кайбер очрашулар аларның язмышын хәл итәчәк. Йолдызлар Укчылар өчен яхшы тәҗрибә һәм эре табыш китерергә сәләтле проектлар барлыкка киләчәк, дип вәгъдә итә. Шулай ук, үз-үзләренә ышанырга, кирәксез үзтәнкыйть белән шөгыльләнмәскә чакыра. Йолдызлар әйтүенчә, Укчыларга 2023 елда планнарын тормышка ашырып бететергә кирәк. Максатларга ирешү өчен ординар булмаган ысуллар таләп ителсә дә, тыйнаклык күрсәтергә һәм куркырга кирәкми.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь – 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрне Куян елында шаккаткыч уңышлар көтә. Әгәр дә Кәҗәмөгез язмыш тарафыннан бирелгән шансларны кулдан ычкындырмаса, йолдызлар күп кенә уңай һәм кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә. Куян елы масштаблы үзгәрешләрне кабул итеп алу, ә стереотиплардан баш тарту өчен кулай булачак. Нәкъ менә эчке үзгәрешләр теләгән нәтиҗәләргә ирешергә, карьера баскычыннан күтәрелергә, яхшы табыш алырга һәм мәхәббәт өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Моңа каршылык күрсәтергә кирәкми, чөнки барлык үзгәрешләр дә - язмыш бүләге. 

Сукояр  (21 январь – 18 февраль) 
2023 елда Сукоярлар өчен яңа офыклар ачылачак. Йолдызлар, Сукоярларга үз максатына ирешер өчен уникаль мөмкинлек биреләчәк, дип вәгъдә итә, һәм аны берничек тә кулдан ычкындырырга ярамый. Һөнәри өлкәдә зур биеклекләр көтелә, әмма моның өчен гыйнвардан майга кадәрге чорда баш күтәрми эшләргә кирәк булачак. Сукояр зур күләмле авыр эшләр белән шөгыльләнәчәк, әмма аның тырышлыгы һәм хезмәте артыгы белән акланачак. Эш урынын алыштырырга теләгән Сукоярларга отышлы тәкъдим килеп ирешәчәк. Карар кабул итү өчен иң уңышлы чор - июньнән ноябрьгә кадәр. 2023 елда Сукояр матди хәлен яхшырта һәм җыйган акчаларын файдалы юнәлештә куллана алачак. Әмма йолдызлар чит ил валютасына һәм шикле банкларга акча салырга киңәш итми. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Куян елы Балыкларга бик күп әһәмиятле үзгәрешләр вәгъдә итә, бигрәк тә шәхси тормышта. Йолдызлар фаразлавынча, Балыклар торак шартларын яхшыртыртачак яки акчаларын күчемсез милеккә уңышлы инвестицияләчәк. Куян яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән теләсә нинди гамәлләрне хуплаячак. Сүз ремонт башлау, яңа җиһазлар сатып алу һәм фатирны яки йортны башкача төзекләндерү турында бара. Балыкларны мәхәббәт өлкәсендә зур үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Гаиләле Балыкларны - бәби туу шатлыгы, ә ялгызаклар үзенә насыйп яр табып, тормыш корып җибәрү сөенече көтә. Күңелле үзгәрешләр Балыкның һөнәри өлкәсен дә читләтеп үтмәячәк. Алар элек хәтта уйлап та карамаган эш белән шөгыльләнәчәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/2023-elga-ellyk-yoldyznam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев