20 бармак урынына 30 дан артык бармаклы бала туган
30 дан артык бармаклы сабый туган
Сабыйның кулларында - 15, аякларында 16 бармагы бар.
Кытайда 20 бармак урынына 31 бармаклы бала туган.
Сабыйның кулларында - 7 һәм 8, ә аякларында 8әр бармагы бар. Әлеге вакытта аның аяк-кулларын нормаль рәвешкә китерер өчен операция эшләргә уйлаганнар. Шунсыз ул аякларына баса алмаячак.
Табиблар сабыйның әнисен дә тикшерә. Аномалиянең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев