2020 елда “Комсомольская правда” нәшрияты вәкиллеге тарафыннан “100 елга Татарстанның 100 легендар бренды” дигән проект тормышка ашырыла.
Ул ТАССРның 100 елыгына багышлана һәм район, республиканың легендар брендларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүне күздә тота. Сайлау нәтиҗәләре буенча республиканың казанышларын чагылдыручы 100 легендар бренд сайланачак. Проектта республиканың барлык оешмалары катнаша ала.
Тавыш бирү ике этапта http://100brand.ru сайтында үткәрелә: “Легендар гомумреспублика брендлары” буенча – 20 январьдән 21 февральгә кадәр. Аның нәтиҗәләре буенча 57 легендар бренд сайланачак. Икенче этап: “Районнар буенча легендар брендлар” 2020 елның 1-31 март көннәрендә үтәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча 43 җиңүче бренд сайланачак (һәр районнан берәү).
Районнар буенча тәкъдимнәр булган очракта, гаризаларны 21 февральгә кадәр tatarstankr@ya.ru электрон адресы буенча турыдан-туры “Комсомольская правда” газетасы нәшрият йортына җибәрергә мөмкин.
Нет комментариев