САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Игътибар, яңалык

Агымдагы елның 12 ноябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин 372 санлы “РФ Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга карата гарантияләр өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законын имзалады.

Аның нигезендә авыл җирлегендә хезмәт куючы хатын-кызларның эш сәгатьләре атнага 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Бу очракта аның кайда яшәве мөһим түгел. Ул шәһәрдә яшәп, авылда эшләргә мөмкин. Авыл җирлегенә авыл, аул, хутор, кишлак, эшче һәм дача булмаган поселок керә.   – Закон нигезендә, авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларның эш сәгатьләре кыскарса да, тулы 40 сәгатьлек эш көнендә алган хезмәт хаклары сакланып калачак. Моннан тыш, хатын-кыз айга бер тапкыр түләүсез (үз хисабына) өстәмә ял көне алырга хокуклы, - дип аңлатма 
кертте район прокуроры урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Районда да шундый эш графигына күчкән оешма-предприятиеләр бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев