Телефон
Сарманда яшәп, иҗат итүче Айсылу Кәлимуллинаның шаян шигырен тәкъдим итәбез "Телефон"
Әтием дә, әнием дә,
Яратмыйлар үземне.
Мине күрмиләр дә алар,
Ишетмиләр сүземне.
Башымнан да сыйпамыйлар,
Кочакка да алмыйлар.
Хәлемне дә сорамыйлар,
Миңа күз дә салмыйлар.
Икесенең дә кулында,
Зур, матур телефоны.
Ул миннән дә кадерлеме,
Ничек аңларга моны.
Их, мин алар бик яраткан,
Телефон булыр идем.
Кулларыннан гел төшмичә,
Назланып торыр идем.
Айсылу Кәлимуллина.
Сарман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев