Татарстанлыларны көчле җил турында кисәттеләр
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава торышы начараю сәбәпле юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөһим искәрмә белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Синоптиклар фаразы буенча, бүген республика территориясендә җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мондый шартларда машина йөртүчеләргә тизлек режимын катгый саклау һәм куркынычсыз дистанция калдыру бик мөһим. Бигрәк тә юлның ачык участокларында игътибарлы булырга кирәк, чөнки көчле җил машина белән идарә итүне катлауландырырга мөмкин. Автомобильчеләргә кискен маневрлардан һәм узып китүләрдән тыелып торырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев