Иминлек

Татарстанда балалар катнашындагы юл фаҗигаләре: иң куркыныч хаталар

Татарстанда быел инде алты бала юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина матбугат конференциясендә сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, балалар катнашындагы аварияләрнең төп сәбәпләре:

юлны рөхсәт ителмәгән урында кичү;

балалар киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булмавы;

автомобильдә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу;

әти-әниләрнең балаларның юлдагы тәртибен күзәтмәве.

Министр урынбасары аерым бер очракта баланың питбайк белән идарә иткәндә юл һәлакәтенә эләгүен дә искәртте.


Нет комментариев