Быелның җиде аенда Татарстанда аварияләр һәм аларда яраланучылар саны кимегән. Шулай да, республика юлларында һәлак булучылар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 22 кешегә күбәйгән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
Спикер биргән мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле республикада 1 808 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән — бу былтыргы күрсәткечтән 63 очракка азырак. Шулай ук юл һәлакәтләрендә имгәнүчеләр саны да 87 кешегә кимегән.
Нет комментариев